Главная страница
Навигация по странице:

1. Сузр систсы. Артикн хэм акустик характеристика


Скачать 310 Kb.
Название 1. Сузр систсы. Артикн хэм акустик характеристика
Анкор tatari_tele.doc
Дата 12.04.2017
Размер 310 Kb.
Формат файла doc
Имя файла tatari_tele.doc
Тип Документы
#403
страница 1 из 6
  1   2   3   4   5   6

1.Суз-р сист-сы.Артик-н хэм акустик характеристика. Тат.т. аваз төзелеше 18 гас-да ук өйрәнелә башлый.С.Хәлфин 1778 Азбука тат.яз. с обстоят-м опис-м букв и складов». К Насыйри кыскача тат.грам-сы «Әнмүзәҗ».Тат.т. тартык аваз-ң санын билгеләүдә төрлелек очрый (25,26,27)4аваз бәхәсле.Сузык авазлар санына бәхәсләр 20гас.баш. тел белгечләрнең тат.грам-сы арас.барган 1нче группа-К.Насыйри,Ш.Таһиров, Нугайбәк;2нче-Г.Ибраһимов. Тат.т.(у,ый,и,у) авазлары бәхәсле.Аларны 2мөстәкыйль аваз кушылмасы И-э+й,ый-ы+й,у=о+ю, у-ө+ю.Шулай да тат.т. фонетик төзелешен тирәннән өйрәнү 20гас. 20-30 ел-да башлана. Алпаров грам-сы, Шакирова «Хәзерге тат.фонетикасына кереш» исемле хезмәтләрдә 12 сузык бар диләр (рус теленнән алынган фонема исәпкә алынмый). Фонетика буенча тулы нәтиҗәләр бу өлкәдә эксперименталь фонетика методикасын кул-ла башлагач ясала. Тат.т.сузык авазлар 9,10,12 диг.фикерләр барлый. о,е,ы үзенчәлекле.Алар аваз кушымчалары.

2)-ый га тәмамланган сүзләргә сузык аваздан башланган сүз ясала ,1гә таркала (кый+а=кыя);3) куш-р ялгану законы б\н аңлатыла. Әгәр сүз суз-ка тәмамланса, аңа тартыклардан куш-ча ялгана, әгәр сүз тартыкка тәмамланса сузыктан башланган куш-ча ялгана (ат+ы)-ый,ыйның озынлыгы башка теләсә нинди сузыктан авз түгел, рус тел-н кергән сүзләрдә генә очрый торган 3сузык аваз бар:-о,-е,-ы. Бу суз-р тат.т.аваз-да аерылып торалар, алар озынрак әйтеләләр. Бу авазлар сүз-ң мәгъ-н аера алалар (сыр-сы-ыр), димәк болар мөстәкыйль авазлар. Тат.т. 12 суз.аваз бар.Суз-ң классиф-се:1) артикуляцион яктан 3кә бүленә: 1. Артикуляцион яктан сузык ав-ң рәтенә игътибар итәргә кирәк. Рәт-телнең горизонталь хәле. Бу яктан сузык ав-ны тат.т 2гә бүләләр:-алгы рәт суз-ры (нечкә); -арткы рәт (калын). Сузык авз-ң күтәрелеше. 2. Телнең вертикаль хәрәкәт итүе. 3гр.бүләләр: югары (тар), урта, түбән (киң)3. Иреннәрнең катнашуы буенча сузык ав-ны 2гә бүләләр: иренләшкән, иренләшмәгән .

2)Татар суз-ң акустик характеристикалары.

1.Акустик яки физик яктан төр-дә 2билгесенә:1)ав-ң озынлыгы;2) тембрына игътибар итәргә кирәк. Озынлыклары буенча тат.т.суз-ң 2бүләләр: 1. чагыштырмача озын сузыклар(8); 2. чагыштырмача кыска суз-р: о,ө, ы,э(е).Тембрлары буенча. Тавыш ярылары катлаулы тирбәнешләр суммасын барл.китерә. Шушы тирб-нең кайбер.көчәеп киткән тирб-р авз-ң форманталары д.а. Форм-р берничә була,аеруча әһәмиятлесе 1нче һ. 2нче (F1и F2). Алар ав-ңартикуляциясе б\н бәйле булалар. F1 тел-ң күтәрелеш б\н бәйләнгән була. Тел югарырак күтәрелгән саен F1 түбәнрәк урнаша һәм киресенчә F2 тел-ң горизонталь хәрәкәте б\н бәйләнгән, тел алга килгән саен F2 анлыклары зуррак була. Шушы форм-ң урнашуларына карап, суз.авз-р бер-берсеннән аерылалар. Тат.т.кайбер үзенч-ре: (а) авазы. Тат.т.2 төрле (а) авазы бар, иренләшкән (а) һәм ирен-мәгән (а). Сүз баш-да иренләшкән була. (балалар).

(у), (ү), (и) суз-ры аерылалар. Бу 3 сузык аваз сүз ахыр. дифтонгоид булып ишетеләләр. (уw)-(уқуw)) (үw)-(үтүw) (и) аваз (и+й) булып ишетелә. (ий)-(әний). Рус теле б\н чагыштырганда (у) һәм (и) охшаганнар, калганнары (7) специфик)

2.Тарт-р сист-сы.Артик-н хэм акустик хар-ка. Бөтен авторлар тараф-н таныла торган 24 тартык аваз. бар. Шуннан башка 4 бәхәсле ав-р бар: [қ],[ғ]-увуляр,[сәғәт]-сәгать,[қәләм]-каләм. 1)[к][қ][г][ғ]-калын һ нечкә сүзләр янында килә алалар. Алар һәрберсе аерым-аерым тартыклар булып торалар. [бақ]-[бак], [қанат]-[канат]- ав-р б/н генә аерыла. 2)[w]белдерү өчен 3 төрле хәреф бар: в-ва, у-бау, ү-дәүләт. 3) [,]-«һәмзә». М/н: маэмай, тәэмин, Коръән, мәсьәлә. Шушы авазны белдерү өчен [э] авазы кул-ла. 6,7 билгесе дә кул-ла. Барлыгы тат.т-дә 28 тартык аваз бар. Тартык ав-ң 3се алынма сүздә генә очрый, тат.т. үз сүз-дә очрамый. Болар [в,ц,щ][у]-диалектларда очрый. Тат.т үз сүз-дә күбрәк очрый: кече тел, бугаз-йоткылык тарт-ры. [w]-вакыт (специфик аваз), [җ]авазы [ч]-тартып ав- әйтеле рус.т-ге [ч]-авазына ошамый рус.т. [тч]к/к әйтелә. Тартык ав-лар классификацияләнәләр. Тартык ав. төркем 2 аспекттан чыгып төркемлиләр: 1)артик.; 2)акустик.

1Артик-н яктан төркем дә, иң мөһиме тартык ав-ң кайда ясалуы. Тат.т. тартык ав-ры 8 гр. бүленәләр: 1)ирен-ирен тартыклары:[б],[п] һ.б; 2)ирен-теш тар-ы[в],[ф] һ.б; 3) тел алды тар-ы:[д],[т],[з],[с] һ.б; 4)тел уртасы т.[й]; 5)тел арты т. [г],[к], рус.т-н кергән[х]ав; 6)кече тел т.[ғ],[қ],[х],[ң]; 7)йоткылык т.п. [һ]-форенгаль; 8)бугаз т.[,]һәмзә Ясалу ысулы яг-н тар-ны 4гр. бүләләр:1)йомык: [б,п,д,т,]һ.б. 2)өрелмәле: [с,ш,ч,ф]һ.б. 3)ярым йомык: [м,л]һ.б. 4)калтыраулы: [р], күпмедер дәрәҗәдә [ғ] ав-н да кертергә була.3)авазлар яс. тавышның кайда б. к. карап:Аваз һ. борын тар-на бүленеш. Борын тарт-ы: [м,н,ң]. Аваз тар:25тартык.

2 Акустик яктан. Яңгырау һ. саңгырау тар-га бүленеш. Яңгырау әйткәндә тавыш катнаша, ә саңгырауны әйт-дә шау катнаша. Яңгырауга сонатлар да керә. Искәрмә: [р] саңгырау вар-н да әйтеп була. Сонат һ.шаулы тар-га бүленеш. Сонат:Рамайның аwылы. Сонат (исем), сонор (сыйфат). Рус тел-н кергән сүз-дә очрый торган [щ] авазы бердәнбер озын тартык аваз, тат.т. [ч] охшаган.

Яс.ыс.

Яс.ур.

Ирен

Тел

кече тел

йоткылык

бугаз

акустик аспект

Ир-

Ир

Ир-

теш

тел.алд.

тел урт

тел.арт.

Йомык

Саф

б




д




г
















п




т




к

к,




,




Аффр




ц,щ
















өрелмәле




ф

с,ч.ш







х

һ













в

з,җ,ж







г,







w







й













ярым

йомык

борын

м




н







ң







ян-як







л
















калтырау




р



















3.Татар орфографиясе.Топ принц-ры. Төрле телләрнең алфавит системалары гасырлар дәвамында катлаулы юл үткэннэр. Алар телнең яңгырашы ягына бәйле рәвештә камилләшә килсәләр дә, аваз системалары һәм теге яки бу телдәге әлифба белән тулы тәңгәллекне табу мөмкин түгел диярлек.

Язуда хәрефләр куллану орфография тарафыннан урнаштырылган махсус кагыйдәләргә буйсына. Орфография конкрет бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели. Язу кагыйдәләре булу һәр тел өчен зарури, чөнки бу кагыйдәләр сөйләмнең эчтәлеген төгәл белдерүне, бу телдә сөйләшүчеләрнең язганнарын дөрес аңлауны тәэмин итәләр. Дөньядагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуга бәйләнешле рәвештә бер-берсеннән аерылып торалар. Орфографиянең үз принциплары бар.

Сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп барырга мөмкин. Бу очракта реаль янгырашлы аерым аваз язу берәмлегенә әверелә. Фәндэ бу язылышны фонетик язылыш диләр. Язуда фонетик принцип ничек әйтәсең, ничек ишетәсең, шулай язуга кайтып кала. Татар теленең төп принцибы — фонетик принцип: кил, тор, сал, әйт, киткән, сулы. Ләкин бөтен сүзләр дә бу язылышка буйсынып бетмиләр.

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре — морфемаларның бөтенлеген саклап язу орфографиядә морфологик прин­цип дип атала. Татар телендә бу принципның чагылышы шактый. Сүз ишетелгәнчә түгел, ә аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап языла: унбиш (умбиш түгел), төнге (төңге түгел), борынгы (бороңгы түгел), тозсыз (тоссос түгел), урманлы (урманны түгел).

Тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылышын саклап калуда чагылыш таба. Татар телендә бу принцип меңьеллык тарихы булган гарәп язуында (иске имлада) төп урынны тоткан. Хәзер бу принцип ирен гармониясенең язуда сакланмавында күренә: [қомлоқ] дип әйтелэ, комлык языла, өзөлеш] дип әйтелә, төзелеш языла. Кайбер сүзләрне язуда да чагыла: сурәт дип язабыз, эмма һәр кеше үрәт} дип сөйли.

График принцип татар теле орфографиясендә аеруча киң таралыш алган: рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр чыганак телдәгечә язылалар: демократия, дистил­ляция, конфронтация, реставрация, одеколон, тревога, шинель.

Хәзерге татар орфографиясендә дифференциляцияләнгән язылыш та кулланыла. Ул омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кирәк. Байрак(знамя) сүзен бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсеннән аеру өчен, соңгысын баерак дип язу норма булып тора. Түбәндәге мисалларны кушып язу яки язмау аларның мәгънәләрен аера: өч аяк— өчаяк, өч почмак өчпочмак, биш бармакбишбармак, ак сакал— аксакал. (Курбатов X. Р. Күрсәтелгән хезмәт.— 12 б.)

Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэмин итәләр, Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның роле гаять зур.

4.Лексикология,тармаклары.Суз,топ билгелэре. Лексика (грекча lexikos — сүз) — сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының сүзлек байлыгын, теге яки бу кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.Лексика - телнең сүзлек составы 1) гомумкулланылыш сүзләре, әйтелмәләр 2) иҗтимагый яисә территориаль чикле сүз һәм әйтелмәләр 3) әдәби нормага туры килгән түбән стиль сүзләре һәм әйтелмәләр 4) актив лексикада кулланылмый торган сүз һәм әйтелмәләр

Бурычлары 1. сүзне, аның мәгънәсен, мәгънә үсешен-үзгәрешен тикшерү; 2. лексик һәм фразеологик берәмлекләрне, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү; 3. сүзләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү; 4. телнең лексик составы тарихын, килеп чыгышын өйрәнү;5. сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кулланылыш дәрәҗәсен һәм даирәсен билгеләү.Лексикология фәненең төрләре һәм өйрәнү объектлары1. гомуми лексикология - төрле телләрнең сүзлек составын өйрәнә. 2. хосусый лексикология - аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнә. 3. тарихи лексикология - телнең сүзлек составын тарихи яссылыкта өйрәнә. 4. чагыштырма лексикология - уртак һәм аермалы якларны билгеләү максатыннан, төрле телләрнең сүзлек составын чагыштырып өйрәнә.

ЛЕКСИКОЛОГИЯНЕҢ ТАРМАКЛАРЫ

1. Семасиология (гр. semasia - мәгънә, logos - өйрәнү) -сүзләрнең мәгънәләрен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә.

2. Ономасиология (гр. onyma - исем, logos - өйрәнү) -лексикологиянең әйбер, күренешләргә атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган тармагы.

3. Этимология (гр. etymon - чын, logos - өйрәнү) - сүзне тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармагы.

4. Фразеология (гр. phrasis - тәгъбир, logos - өйрәнү) -тотрыклы әйтелмәләрне өйрәнә торган тармак. 5. Лексикография (гр. lexsikos - сүз, grapho - язу) - тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы

6. Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) - тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

СҮЗ, аның төп билгеләре.Сүзгә билгеләмә Үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.Асыл сыйфатлары

1.структур яктан бөтен булу (фонетик, грамматик бөтенлек)

2.аһәң, яңгырашка ия булу

З.бүленүчәнлек - һәр сүз фонетик, семантик, грамматик билгеләре буенча башка сүзләрдән аерыла.

Функциясе1.атау - сүз чынбарлыктагы әйбер күренешләрне атый. 2.гомумиләштерү - бер типтагы әйберләрне бер төркемгә туплап атый. 3.башка сүзләр белән мөнәсәбәттә яши.4.кеше фикерен, теләк-хисләрен белдерә

Сүз мәгънәсе1. Лексик мәгънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге. 2. Сүзьясалыш мәгънәсе - сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасындагы мөнәсәбәт. 3. Грамматик мәгънә - телдә даими кулланыла торган бер төркем сүз, сүз формаларына, синтаксик конструкцияләргә хас гомумиләштерә торган абстракт мәгьнә.

5.Омнимнар,торлэре. Омонимнар сүзнең күп мәгънәлеге б/н бәйләнгән сүзнең күчерелмә мәгънәсе.Омонимнар булганда бер үк сүз берничә мәгънә белдерә.Омонимнар-бер төрле аваз составына ия булган төрле сүзләр.Ом.күп мәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк,күп мәг.сүзләрнең мәг.бер берсе б/н бәйле була.

1.Ясалышлары буенча омонимнар:төп(яр),ясалма(урам,туган)

Күчерелмә мәгънә булганда,сүзләр арас-да бәйләнеш була.Ом-р булганда бу бәйләнеш булмый.М-н:саескан койрыгы,самолет койрыгы;төш-чикләвек төше,йоклаганда күрә торган,агачтан төш-омоним.

2.Ом-р төрле юллар б/н барлыкка килә.

1.тат.тел-ң үз сүзләре һәм алынма(сабак-уку(гарәп)-сабак-(төрки)

2.очраклы рәвештә сүзләр ясалганда(көзге,туй,яшь,май)

3.полисимия нәтиҗәсендә(ай,чишү)

4.әд.телдәге сүзл.һәм диалект.сүзл.(йорт,чүп-печән)

5.сүз 1 сүз төркеменнәникенчесенә күчкәндә(укучы,кайнар)

6.мәгънә капма-каршы үсеп китә(дан,буяу)

7.телнең тарихи үсеше барышында(олан,углан).

3.Әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча:

1.саф лексик омонимнар.Бер сүз төркеменә карыйлар,күпме генә төрләндерсәк тә алар омоним булып кала.М-н:яшь(күз),ат

2.амофоннар-язылышлары төрле,әйтелешләре бер(карт аю-картаю,оста бикә-остабикә)

3.языл.бер булып,әйтелешләре аерыла(бал,алма)

4.омоформалар-билгеле бер грам.формада гына омоним булал.(үпкәлә,тозлар)
  1   2   3   4   5   6
написать администратору сайта